-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Марат Әхмәтов - Балтач районының мактаулы гражданины

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка Балтач районының мактаулы гражданины медален бирделәр.
Марат Әхмәтов кичә Балтач районы алдынгыларын котлады. Аңа кадәр җирле җитештерү продукциясе күргәзмәсен карап чыкты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты, аларның уңышлары һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды.
"Бу районда мин үземнең тормыш һәм хезмәт эшчәнлеген башладым һәм күп нәрсәгә өйрәндем. Балтачлыларга тырышлыгы, хезмәт яратулары, һәрвакыт күтәренке рухта булулары, үз сүзләрендә тора белүләре өчен рәхмәт. Нәкъ менә шул сыйфатлар район халкын башкалардан аерып тора һәм менә нәкъ менә шуның белән сез район икътисадына ныклы нигез салдыгыз», - диде Марат Әхмәтов.
Бу хакта "Татар-информ" яза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз