-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Марат Әхмәтов: "Республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла"
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы ун елда Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисади күрсәткечләр үсә, диде ул.
"Бу хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге, чөнки команда сакланып калды һәм акрынлап яңара бара", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.
Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга диярлек арткан. 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд. сумга якын бәяләсәләр, 2020 елга планнарда 270 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Марат Әхмәтов икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк дип саный.
"Без 2010 елда старт алган һәм хәзер килгән күрсәткечләр узган 10 ел үсеш һәм үсеш чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.
Чыганак: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз