Логотип Идель
Яңалыклар

Марат Мухинның туе ничек узган (фото)

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да элекке ирен туе белән котлаган. "Тормыш шундый кызык нәрсә инде. Бүген минем якын ахирәтләрем элекке иремне туе белән тәбрикли", - дип язган ул инстаграмында.

Ялларда композитор, татар җырларына аранжировкалар ясаучы, Дилә Нигъмәтуллинаның экс ире яңадан өйләнде. Туй фотоларына караганда, бәйрәм бик мул һәм тантаналы узган.

Килен - Гөлия исемле Нурлат кызы, сәхнә кешесе түгел икән. Туй кунаклары арасында, шул ук көнне "Болгар радиосы"ның еллык премия тапшыру тантанасы булуына карамастан, Мухинның дуслары, артистлар, хезмәттәшләре дә шактый булган. Мәсәлән, фотоларда без Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Сөмбел Билалова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Сәфәрова, Булат Нигъмәтуллин, Рифат Зарипов һәм башкаларны таныдык! Туйны юмор остасы, стендапчы Сирень Бәйрәмов алып барган.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да элекке ирен туе белән котлаган. "Тормыш шундый кызык нәрсә инде. Бүген минем якын ахирәтләрем элекке иремне туе белән тәбрикли. Мин дә котлыйм сезне, Марат, Гөлия! Гомерегез бәхетле булсын!" - дип пост язган үзенең инстаграмында.

Яшьләр гаилә бал аен Мальдив утравында уздырырга планлаштырган. Туйларыгыз котлы, гомерләрегез бәхетле булсын! 

 

 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев