-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Марат Мухинга яныйлар һәм ял итәргә ирек бирмиләр
Юморист Данир Сабиров үз инстаграмында компрозитор, продюсcер, аранжировщик Марат Мухин белән фото куйган. Фотодан аңлашылганча артистлар каядыр җылы якларда, Төркиядә булса кирәк, ял итәләр һәм клип төшерәләр. Данир инстаграмында язуына караганда Маратның эшлисе килми икән, «Mr. Cheben! Эшли башлыйбызмы, инде кайтыр вакыт җитте. Кыскасы, дуслар, клип бәлки була бәлки юк. Барсы да мистер чебеннән тора. Көн саен иртәгә ди. Белмим, буем җитсә, бәлки маңгаена бирергә?» дигән ул.
Пост астында коментарийлар да бик кызыклы. Кемдер шаяртып Маратның колак төбенә кундырырга киңәш итә, кемдер аны яклый: Марат Мухинның нинди тырыш, эшчән егет икәнен беләбез, бераз тыныч кына ял итеп алса да була бит инде!
Ничек кенә булмасын, безнең өчен барысы көн кебек ачык, тиздән без җәйге матур клип күрәчәкбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз