Логотип Идель
Яңалыклар

Машина бәяләре җәйгә кадәр үсәчәк

Беренче яртыеллыкта, электрон компонентлар җитешмәү сәбәпле, машиналарга кытлык сакланып калачак.

Беренче яртыеллыкта, электрон компонентлар җитешмәү сәбәпле, машиналарга кытлык сакланып калачак.

Автомобиль базары экспертлары белдергәнчә, Россиядә машиналарның кыйммәтләнүе 2022 елның җәенә кадәр дәвам итәчәк. Беренче яртыеллыкта электрон компонентлар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булу сәбәпле дефицит сакланып калачак. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Әлбәттә инде, моңа инфляция дә нык йогынты ясаячак. “Автостат” белгечләре ышандырып әйткәнчә, тотылган машинаның уртача бәясе 1 миллион сумнан артып китәчәк.

Шул ук вакытта кайбер белгечләр, әйтик, Плеханов исемендәге РЭУ доценты Олег Чередниченко автомобильләр бәясе үсүнең җәйгә генә түгел, ә көзгә кадәр үсәчәген фаразлый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев