Логотип Идель
Яңалыклар

МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР?

Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.

Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов Гайдар форумында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без Эчке эшләр министрлыгындагы коллегалар белән бергә кушымта эшләдек һәм аны килештердек, анда машина йөртү таныклыгы турында мәгълүмат белән QR-код булачак. Инспекторларны кодны уку өчен махсус җайланма белән тәэмин итәчәкләр», - дип ачыклык кертте федераль министр урынбасары.

Качанов сүзләренчә, 2021 елда әлеге кушымтаны сынау режимында Федерациянең берничә субъектында эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул экспериментның кайсы төбәкләрдә үткәреләчәген әйтмәде.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә шәхесне раслый торган, документларның «цифрлы игезәкләре» урын алган мобиль кушымта булдыру хакында хәбәр иткән иде. 

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев