Логотип Идель
Яңалыклар

Мәхәббәтеңне ничек аңлатырга белмисеңме? - шәп мөмкинлек бар...

Әлеге мәхәббәт тартмасы Казанның Вахитов районындагы Ленин бакчасында урнашкан.

Әгәр син бик хисле һәм гашыйк булучан кеше икән, бу мәхәббәтеңне аңлатырга менә дигән мөмкинлек бар: Казанның бер паркында мәхәббәт аңлату өчен чәчәкләр салынган тартма барлыкка килде. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр иттеләр. 

Мәхәббәт аңлату өчен нишләргә кирәк?

Агачка беркетелгән тартмадан матур чәчәкне алып, очраган яки күптән таныш булган кешеңә бүләк итәргә кирәк. Акцияне оештыручылар әйтүенчә, чәчәкләр беренче күрүдән гашыйк булган очракта кирәк булырга мөмкин.

 ТР башкаласы Мэриясе "Казан мәхәббәт турында кайгыртып" проектын башлап җибәрде. Кешеләрнең матур сүзләре белән психолог аңлатмасы  язылган плакатларны Казан урамнарында күрергә мөмкин.

рәсем: freepik

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев