-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Май чабу бәйрәме якынлаша
Татарстан Республикасы Милли музее барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын борынгы рус халык – Май чабу бәйрәменә чакыра. «Май чабу» бәйрәм атнасы 18-28 февральгә кадәр узачак.
Милли музейда «Май чабу»ны бәйрәм итү традициягә әверелде. Ел саен «Май чабу»га төрле чараларны үз эченә алаган, бай программа әзерләнә.
Быел музей кунаклары өчен театральләштерелгән мини-лекцияләр, уеннар, бәйгеләр, шаян ярышлар оештырылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге. Май атнасы көннәрендә музейга килүчеләргә «Май чабу» бәйрәме тарихы, борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белә алачак. Әкият персонажлары һәр көннең әһәмияте турында бәян итәчәк. Белгечләр «Май чабу» бәйрәме белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырачаклар.
Бәйрәм ахырында барлык теләүчеләрне коймак белән чәй эчү көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз