-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Мәчетләрдә җомга намазлары үткәрелмәячәк
Башкортстан республикасының зур шәһәрләрендә мәчетләрдә җомга намазлары үткәрелмәячәк.
Республика мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 100 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләрдә җомга намазына йөрү мөмкинлеге булмаячак. Бу - коронавирус инфекциясенең таралуына, шулай ук 250дән күбрәк кеше катнашлыгындагы чараларны чикләүгә бәйле.
Чирле мөселманнарны өйдә калуларын, шулай ук җомга намазына мәчетләргә бармауларын, тынычлык саклауларын, паникага бирелмәүләрен һәм гайбәт таратмауларын сорыйлар. Шулай ук җомга намазына даими йөргән һәм әлеге җитди сәбәп аркасында мәчеткә килә алмаган кешеләргә моның өчен борчылырга кирәкми, диелә сайтта.
Мәчетләрдә даими дезинфекция үткәрелергә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз