Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      906
      0
      5

    МЧС кисәтә! Сак булыгыз!

    Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Реклама

    Бүген кич, төнлә һәм 24 майда иртән урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начар булган очракта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләреннән, агачлардан, реклама щитларыннан һәм витриналардан ерак торырга кирәклеген искәртә. Бу вакытта подъезд яки подвалларда яшеренеп тору кирәк. Боз яуганда өйдән чыкмаска, өйдә тәрәзәдән ерак торырга киңәш ителә. Урамда булганда качып торырлык урын табарга тырышыгыз, башыгызны боздан кулларыгыз, кием яки сумкагыз белән саклагыз, дип яза Татар-информ

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Конкурс!
    • Сүз