-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мәдәни мираста Ислам: галимнәрнең карашы
8-10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Докладлар белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, белгечләре чыгыш ясаячак.
Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре турында сөйләячәкләр. Ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, динара диалог турындагы темаларга сөйләшәчәкләр.
Конференция Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Казанда узган фәнни форумнарны дәвам итә. Бу ислам дөньясының мәдәни мирасын өйрәнү һәм тәкъдим итү буенча хезмәттәшлекне үстерүдә тагын бер адым.
8 декабрьдә конференция кысаларында ТР Милли музеенда түгәрәк өстәл узачак. Тема – «Хәзерге заман җәмгыятенең традицион рухи кыйммәтләрен саклау ресурсы буларак конфессияара хезмәттәшлек».
9 декабрьдә Казан Кремленең кабул итү урыннарында Татарстан Республикасы Милли музее коллексиясеннән «Татар шамаиле» һәм Петербург Ислам мәдәнияте музее коллекциясеннән «Биш очлы йолдыз белән Коръән» күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.
10 декабрьдә конференция кунаклары борынгы Болгарда булачак, анда 1100 ел элек ислам динен кабул иткәннәр. Истәлек билгесе экспозицияләре һәм Болгар цивилизациясе музее, уникаль архитектура һәйкәлләре белән танышачаклар.
Фәнни форум ТР Милли музее тарафыннан республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Оештыручылары – Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты.
Чыганак: ТР Милли музееның матбугат үзәге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз