-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
МӘДӘНИЯТНЕ ҮСТЕРҮ СТРАТЕГИЯСЕ ПРОЕКТЫ БУЕНЧА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары 2030 елга кадәр мәдәниятне үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар. Татарстан Милли китапханәсе бинасында узган очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге, креатив индустрияләр вәкилләре катнашты.
Стратегия буенча уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен Ирада Әюпова җиткерде. Аның чыгышында Татарстанның мәдәни тормышы, талантлы яшьләрне республикада калдыру юлларын табу мәсьәләләре дә каралды.
Мәдәниятне үстерү стратегиясенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: мәдәни кыйммәтләрдән һәркем куллана алсын өчен шартлар тудыру;
мәдәният экосистемасы эчендә челтәрара хезмәттәшлек кысаларында бердәм мәдәни киңлек булдыру;
иҗатта үзбилгеләнү һәм мотивация өчен уңайлы мохит оештыру;
мәдәни учреждениеләр эшчәнлегендә цифрлы трансформация һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектларны интеграцияләү;
мәдәни потенциалны активлаштыру һәм мәдәнияттә көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү, нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм иҗади элитаны формалаштыру;
мәдәниятне трансляцияләүгә ярдәм итү;
буыннан-буынга гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүне һәм тапшыруны тәэмин итүче иҗтимагый институт буларак гаиләнең социаль статусын күтәрү.
Исегезгә төшерәбез, Стратегия Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумында, шулай ук Министрлык Иҗтимагый советының ачык утырышында каралды. Татарстан Республикасы мәдәниятен алга таба үстерү мәсьәләләрен төрле яклап карау өчен республика халкы катнашында ачык тыңлаулар оештырылды.
Фәнни-эксперт бергәлеге катнашында Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча килеп туган тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга кертү өчен стратегия проектына кертелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз