-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Медведев: Россиядә хәзер Covid-19 аркасында локдаун кертү файдасыз
Илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына киләчәктә локдаун кертелү ихтималын әйтә Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары.
Яңа штаммнар таралу аркасында Россиядә локдаун кертелми. Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәзерге вакытта локдаун кертүнең мәгънәсе юк дигән фикерен әйтте.
«Хәзер локдаун кертүнең мәгънәсе юк, бигрәк тә яңа штаммнар барлыкка килгән шартларда. Шуның өчен, Мәскәүнең үзендә дә авыручылар саны артуга карамастан, локдаун игълан ителми, чөнки бу мәгънәсез», — дип белдерде Медведев. Бу хакта РИА Новости яза.
Медведев киләчәктә илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына локдаун кертелү ихтималын әйтә. Шул очракта гына әлеге чара үзен аклаячак, диелә хәбәрдә.
«Кызганыч, үтә дә йогышлы, югары патогенлы, бик куркыныч, аннан да куркынычрагы инде мөмкин булмаган штамм барлыкка килүен дә күз алдына китерергә мөмкин. Бу очракта инде йозак элү турында игълан итәргә туры киләчәк», — дип аңлатты ул, мондый хәлнең илдә булмаячагына өметләнеп.
Күптән түгел Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хакимиятнең илдә бернинди дә локдаун кертү турында фикер алышмавын белдергән иде.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз