-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
“МЕГА” СӘҮДӘ ҮЗӘГЕНДӘ МИЛЛИЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК
Бүген “Мега” сәүдә үзәгендә “Миллине актуаль ясар вакыт җитте” (“Пришло сделать национальное актуальным”) темасына яшьләр белән сөйләшү узды. Монда Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыров һәм Татарстан Яшьләр парламенты урынбасары Нина Шимина чыгыш ясады.
Чара барышында Тимур Кадыров үзенең проектлар офисы белән таныштырды:
- Татарстан милләтләргә дә, мәдәниятләргә дә бай республика. Миллилекне, һичшиксез, яшьләр арасында да популярлаштырырга, актуальләштерергә кирәк. “Актуаль миллилек” проектлар офисы нәкъ менә шушы максаттан чыгып эшләнде дә инде. Ул яшьләр белән эшләүнең яңа форматын эзли. Милли костюмнардан йөрүдән тыш та миллилекне күрсәтеп була бит. Милли мәдәният костюм һәм ризык белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлеге проектлар офисы кысаларында күп кенә чаралар булып узды. Иң төп проектларыбызның берсе – “Таба” яшьләр этнопроектлары акселераторы булды. Бүген сәүдә үзәге кунаклары акселератор җиңүчеләренең чыгышларын да күрә алачак. “Таба” акселераторы кысасында “ZAKARIA” төркеме, ялгышмасам, 245 мең сум, “Алпар” төркеме 270 мең сум һәм Яр Чаллыдан “Картинка с солнцем внутри” проекты өчен 180 мең сум грант алдылар. Шактый кызыклы проектлар иде ул.
Тимур Кадыров фикеренчә, актуальлекне берничә алшарт билгели. Ул да булса, әлеге товарга булган кызыксыну, аның сатылышы, кешеләрнең аны сатып алырга теләве.
Аларның чыгышыннан соң, “ZAKARIA” төркеме башкортча һәм чуваш телендә ике җыр җырлады, “Алпар” төркеме ничек итеп элеккеге милли музыка коралларын кире тергезүләре турында сөйләде, шулай ук “Taraf” төркеме үзенең иҗади юлы белән таныштырды.
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз