Логотип Идель
Яңалыклар

“МЕГА” ҮЗӘГЕНДӘ ФОТОГРАФ РАМИЛ ГАЛИЕВНЕҢ КҮРГӘЗМӘСЕ

Бүген “Мега” сәүдә үзәгендә танылган фотограф Рамил Галиев фотоларыннан торган күргәзмә ачылды.

Бүген “Мега” сәүдә үзәгендә танылган фотограф Рамил Галиев фотоларыннан торган күргәзмә ачылды. “Безнең тарих...”  дип аталган проект ТАССРның 100 еллыгы,  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылды. 


“Безнең тарих” күргәзмәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты  Рамил Галиев 1980-1990 елларны колачлаган, шул чор рухын чагылдырган иҗатын тәкъдим итә. Аклы-каралы фотографияләр сериясендә катлаулы “үзгәртеп кору”, суверен дәүләт төзергә омтылыш мизгелләре, икътисади сикерешләр һ.б. сурәтләнә.


-    Бүген безнең өчен зур вакыйга. Беренче күргәзмәне Горький паркында ачкан идек. Рамил  Галиев фотоларында 100 еллык республикабызга багышланган гыйбрәтле тарих күрәбез. Әлеге фотоларда яшәү тәме, тарих, кешеләр язмышы сурәтләнә. Фотолар белән танышканда үткәнебезне искә алабыз, горурланып та куябыз. Күргәзмәгә килгән һәр кеше биредән үзенә уңай эмоцияләр алып китәчәк, - диде күргәзмәнең тантаналы ачылышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. 


  Яңа ачылган күргәзмәдә Рамил Галиев егермедән артык фотография тәкъдим итә.  Аларның барысында ул тормыш хакыйкатен ачып сала, аларда яшәү яме тоемлана. Автор үзе дә ул тормыш вакыйгаларында кайнаганы сизелә, ул үзгәреш мизгелләрен оста итеп “эләктерә”  алган.  
Рамил аганың ТАССРга юбилеена багышланган 100 дән артык фотографияләре бар. Алар төрле күргәзмәләрдә үз урыны тапты да инде. “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белдерүенчә, Р.Галиевнең республика юбилеена багышланган күргәзмәсе Татарстанның башка шәһәрләрендә дә оештырылачак. 


Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Рамил Галиев Татарстанның иң талантлы һәм актив фотографы. Ул Россия журналистлары берлеге, Татарстан Республикасы журналистлары берлеге, Мәскәү журналистлары берлеге, Россия фоторәссамнары берлеге, Татарстан Республикасы фотографлары берлегендә әгъзасы.  1985 елдан бирле мәгълүмат чараларында эшли. Төрле редакцияләрдә үзен фикерле иҗатчы буларак кына танытты,  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2016 елдан үз осталыгын күрсәтә.


-    Яхшы фотограф булу өчен үз эшеңне, кешеләрне,тормышны ярата белергә кирәк. Шул очракта гына фотолар да мәгънәле, башкаларны җәлеп итәрлек  килеп чыга, - ди үз эшенең остасы Рамил Галиев. 


“Безнең тарих...” фотокүргәзмәсе “Мега” сәүдә үзәгендә 10 сентябрьгә кадәр эшли.

ВИДЕО
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев