Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш!

    Яз ул мәхәббәт, матурлык кына түгел, ә без - кызларны борчыган бетчәләр дә әле... Бүген без биттәге бетчәләрдән котылу ысулы турында сөйләшербез.

    Реклама

    Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела. Шуңа да атнага бер генә тапкыр булса да мендәр тышын алыштырырга онытма.  Иртән битеңне чистартмасаң, төнлә җыелган пычрак битеңә чыккан бетчәләрнең сәбәпчесе булачак. Куллар белән генә юыну тиешле нәтиҗә бирми икән, тирән чистарту өчен махсус щётка да алып куй. Ләкин ассортиментны яхшылап өйрән һәм нәкъ менә синең бит тиресенә килешә торган щётканы сайлап ал. Юганнан соң да битең майлы кебек тоелса, аны кабат юарга кирәкми. Югыйсә син битне саклаучы мөһим элементларны бетерәсең.

    Бит тиресен үле күзәнәкләрдән дә чистартырга тырыш, пилинглар яса. Пилинг алдыннан битеңне йомшак итеп юарга кирәк. Ләкин шуны онытма: пилингларны еш ясарга ярамый (җәйге чорда ике атнага бер, кышкы чорда айга бер ясау да җитә).

    Тулырак: Ялкын

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы