Яңалык/Эксклюзив
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
Мөфти ике сәгатьтән артык йөгерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зур йөгерү фестивале кысаларында узучы Казан милли ярыммарафонында катнашты.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мөфти 21,1 км араны узуга ул 8.00-дә кузгалды һәм аны 2:11:46 нәтиҗәсе белән уңышлы узды. Финишта хәзрәтне мөселман яшьләре һәм имамнар сәламләде.
Татарстан мөселманнары башлыгы, Timerman ярышларын калдырмыйча, 2018 елдан бирле даими катнашып килә. 2019 елның маенда Казан марафонында ул 42,2 км араны уңышлы узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз