-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мөфти тагын алты көн ураза тотарга өндәде

Татарстанда бүгенге төп бәйрәм чаралары - Ураза гаете вәгазе һәм бәйрәм намазы Казанның Галиев мәчетендә узды.
Гает намазы Галиев мәчетендә һәм Татарстанның эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә иртәнге җидедә башланды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Намазда ул беренче рәттә торды.
Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Мөрәҗәгатен ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерүдән башлады.
Вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды. Ул Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде. “Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер”, - дип искәртте ул.
Мөфти Шәүвәл аенда, бәйрәмне форсат итеп кулланып, туганлык җепләрен ныгытырга өндәде. Шулай ук Ватан хакына ниятләгән изгелекләргә тугры калуның әһәмиятен әйтте.
Камил Сәмигуллин үз вәгазендә күпмилләтле илдә динара татулыкны саклауның мөһимлеген дә искәртте. Ул Калининградта мәчетне сүтү, республика мәктәпләрендә дип тотучы балаларның исемлекләре төзелүне күңелсез хәлләр дип атады. “Әмма республикада бу күңелсезлекләрне үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек”, - диде мөфти хәзрәт.
“Халкыбызга ислам динен игелек белән насыйп иткәне өчен без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиешбез. Без Татарстаныбызда динебезне тота алабыз. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде Сәмигуллин.
Мөфти үз вәгазендә җәмгыятьне рухи авырулардан арындыруның әһәмияте турында да әйтте, моның өчен Коръәндә дәва барлыгын искәртте.
Камил Сәмигуллин хәләл хезмәт белән көн күрү турында искәртеп, Татарстанда игълан ителгән эшче һөнәрләр елын телгә алды. “Хәләл хезмәттән Аллаһы Тәгалә үзе разый”, - диде мөфти.
Вәгазе ахырында мөфти фитыр сәдакасын бирергә кирәклеген искәртте. “Фитыр сәдакасын бирмәгән булсагыз, гаеттән соң бирергә онытмагыз”, - диде ул.
Бәйрәм вәгазеннән соң ике рәкагать Ураза гаете намазы укылды, тәкъбир әйтелде, хөтбә үтте.
Традиция буенча, Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм намазын ТНВ телеканалы турыдан-туры күрсәтте, дип яза Татар-информ
Фото: president.tatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз