Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2828
      0
      6

    ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫНДА НИЧЕК ВИРУС ЙОКТЫРМАСКА?

    Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институты мөдире Вадим Покровский җәмәгать транспортында үзеңне ничек саклау турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    «Кассага килгәндә түгел, ә метрога керү юлына берничә дистә яки йөз метр калганда ук, битлек кию мөһим», — диде Покровский.

    Аның сүзләренчә, бу урыннарда күп кеше җыела, һәм аларның күбесе, гадәттә, битлек кими. «Шулай ук каядыр барганда һәрвакыт битлек кию кирәк. Перчаткалар кию дә комаучаламас. Әгәр дә перчаткаларыгыз өйдә калса, чит предметларга һәм йөзегезгә кагылуны киметергә, ә беренче мөмкинлек булу белән — кулларны юу кирәк», — ди академик.

    Инфекция йоктыру куркынычын вагон яки автобус салонын җилләтү киметергә мөмкин. «Җилләтү — авыру йогу ихтималын киметә торган ысулларның берсе. Тәрәзәләр ябык булса, начаррак, чөнки һава бөркү, — диде Покровский. — Икенче яктан, салкын тидерү дә мөмкин, барысы да уйлап эшләнергә тиеш».

    Әгәр дә мөмкинлек булса, җәмәгать транспортында социаль дистанцияне сакларга кирәк. Тагы да яхшырагы — җәяү бару, диелә хәбәрдә.

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу