-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
М.ГОРЬКИЙНЫҢ ДӨНЬЯДАГЫ БЕРДӘНБЕР АВЫЛ МУЗЕЕНДА АЛМА БӘЙРӘМЕ
19 августта Красновидово авылында Татарстан Республикасы Милли музее Кама Тамагы районы администрациясе, Красновидово авыл җирлеге белән берлектә Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Яблочный Спас в Красновидово» дип аталган музей-фольклор бәйрәме үткәрә.
Красновидово авылында 40 елдан артык Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы М.Горькийның дөньядагы бердәнбер авыл музеенда эшли. Яшь Алексей Пешковның авыл тарихында аерым урын алып тора. Монда язучы 1888 елның язында үзенең дусты, революционер М.А. Ромась чакыруы буенча килә, ул авылда бакалея лавкасы тота һәм крестьяннар арасында революцион агитация белән шөгыльләнә.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы Иделнең матур ярында урнашкан борынгы рус авылы элек-электән алмагач бакчалары белән дан тоткан һәм искиткеч пейзажлар белән сокландырган: риваять буенча, Екатерина II бакчаларга карап "Нинди кызыл төс!", дип гаҗәпләнүен белдергән, М.Горький исә үзенең “Минем университетларым”да: "Алмагачлар чәчәк ата, авыл алсу кар көртләре һәм ачы ис белән капланган, ул бөтен җиргә үтеп керә”, - дип язган.
Музей бәйрәме киң танылу алды, биредә халык гореф-гадәтләре, Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте яктыртыла.
Быел бәйрәм тар форматта оештырыла: авыл халкы өчен музей бакчасында Кама Тамагы районының авыл фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, музей ишегалдында авыл балалары мастер-класслар һәм уеннар катнаша алачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Бәйрәмдә коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмас өчен барлык чаралар да каралачак. Программа онлайн-режимда да үтә: ТР Милли музейның социаль челтәрләре битләрендә бәйрәмнән махсус видео-репортажлар күрсәтеләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз