-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестиваленең гала-концерты узды
8 декабрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Конкурс туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр үтте. Анда Идел буе федераль округы төбәкләре гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, югары, урта махсус уку йортларының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Чара Идел буенда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелде. Аның төп бурычы - яшьләр арасында халык вокалын, музыканы, хореографияне һәм эстрада әсәрләрен популярлаштыру, шулай ук борынгы һөнәрчелекне торгызу, онытылган технологияләрне искә алу.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үтте: вокал, инструменталь башкару; вокал-инструменталь ансамбль, хореография сәнгате, вокал-хореография ансамбле, театр сәнгате (кече формаладагы театр, спектакльләр, әкиятләр фрагментлары, йолалар), нәфис сүз (халык прозасы һәм поэзия, халык эпосы, әдәби-музыкаль композиция); мода театры, декоратив-гамәли иҗат (агачка бизәк төшерү, күн мозаикасы, керамика, нәфис чигү, туку, тукымага бизәк төшерү, халык уенчыгы һ.б, рәсем сәнгате, графика.
Тантанада җиңүчеләрне бүләкләделәр, рәхмәт сүзләре яңгырады.
«Милли кием, халык җыры, дәртле бию — болар барысы да халыкларыбызның матурлыгын чагылдыра», дип искәртте фестивальнең жюри әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, Язучылар берлеге рәисе әгъзасы Галимуллина Әлфия Фоат кызы. Нәтиҗә ясап, «Милли хәзинә» фестивале куйган бурычына тулаем иреште дип әйтергә була.
Гүзәл Закирова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз