-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
МИЛЛИ КИЕМ ДИННЕ САКЛЫЙ АЛАМЫ?
Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе “Хәзерге җәмгыятьтә мөслимә образы: проблемалар, аларны чишү юллары” дип исемләнгән онлайн түгәрәк өстәл оештырды.
Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова “Милли кием динне саклады” дигән темага чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
Айгөл түгәрәк өстәлнең актуаль булуын билгеләп, татар халкының атаклы галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт».
Алга таба спикер Татарстанда хакыйкый ислам кыйммәтләрен саклау, торгызу һәм пропагандалауга зур игътибар бирелүен ассызыклап, мөслимәләрнең шәригать кушканча киенү мәсьәләләренә тукталды: “Бүгенге көндә мөслимәләргә күпләгән төрдә киемнәр тәкъдим ителә. Сыйфатлы тукымалардан тегелгән киемнәр әйләнә-тирәдәгеләрне җәлеп итә һәм сокландыра.
Ә киемгә милли элементлар да өстәлсә, ул игътибарны тагын да арттыра. Милли бизәкле яулык кигән мөслимәне еш очратып булмый, әмма шулай да җирле дизайнерларыбыз милли киемнәргә дә игътибар юнәлтә башлады”, – дип белдерде. Аннары ул милли традицияләрне торгызуда “Яшь килен” проектының әһәмияте турында сөйләде, аның нәтиҗәләре белән таныштырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз