МИЛЛИ КИТАПХАНӘ КИТАПЛАР ҖЫЯ
Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23-нче октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак, алар соңыннан 22-28-нче ноябрь көннәрендә узачак «Текст» фестивале кысаларында китап киштәләрендә тәкъдим ителәчәк.
Җыю атна дәвамында китапханәнең беренче катында башкарылачак. Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең Instagram-аккаунтында.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев