Логотип Идель
Яңалыклар

Милли китапханә Нәби Дәүлигә багышланган виртуаль күргәзмә әзерләде

Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре һәм мирасы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү максаты куелды

 Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бухенвальд-Дор фашист концлагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы, күпләргә билгеле «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре авторы Нәби Дәүлинең тууына 1 июньдә 110 ел тула.

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге уңайдан виртуаль күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре һәм мирасы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү максаты куелды, дип хәбәр итә Милли музейның рәсми сайты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Нәби Дәүли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев