Логотип Идель
Яңалыклар

МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ВОЛОНТЕРЛАР ЭЗЛИ

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.

Татарстан Милли китапханәсе «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына (аны китапханәгә быелның августында бирделәр) китапларны күчерүдә ярдәм итү өчен волонтерларны терки башлады.

Китапларны яңа бинага күчерүдә ярдәм итәргә теләүчеләргә, Милли китапханәнең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә күрсәтелгән сылтама буенча кереп, анкета-заявка тутырырга кирәк.

Китапханә фондында 3,5 миллион нөсхә китап исәпләнә, ТР Милли китапханәсе – Россиядәге иң зур китапханәләрнең берсе. Волонтерлар алдында, чылбыр булып тезелеп, бергә җыеп бәйләнгән китапларны (аларны транспорт белән бина фойесына китерәчәкләр) бер-берсенә тапшыру бурычы тора.
tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев