Логотип Идель
Яңалыклар

МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ЯҢА БИНАГА КҮЧТЕ!

Республика бәйрәме көнендә, Татарстан Президенты бәйрәм кунаклары белән берлектә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасын ачты.

Республика бәйрәме көнендә, Татарстан Президенты бәйрәм кунаклары белән берлектә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасын ачты. Милли китапханә Пушкин урамы, 86 йорт адресындагы реконструкция үткәрелгән (элеккеге “Казан” милли-мәдәни үзәк) бинага күчте.

Бик матур бинаның классик китапханә өлешендә күпләргә инде таныш һәм укучылар тарафыннан сорала торган китап фондлары урнаштырылды һәм бер айдан аларга алдан заказ биреп уку залында шөгыльләнергә мөмкин булачак, дип яза китапханәнең рәсми сайты.

Милли китапханә әлеге бинаның универсаль китапханә өлешендә беренче тапкыр заманча фәнни-популяр һәм матур әдәбият басмалары абонементы оештыру мөмкинлегенә ия булды. Ел ахырына кадәр биредәге китаплар саны 70 мең нөсхәгә җитәчәк, бу 25 меңнән артык исемдәге китап дигән сүз.

Китапханә фондларының Пушкин урамындагы 86 йортка күчерелүе чорында татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен ачык экскурсияләр оештырыла. Теләүчеләргә китапханәнең тарихы һәм яңартылган урында аңа нинди үзенчәлекләр хас булачагы турында директор урынбасарлары Тәбрис Яруллин һәм Лилия Җәлалова сөйләячәк. Алар кунакларга китапханәнең мөмкинлекләрен тасвирлап, уку һәм күргәзмә залларын, керү өлешендәге тарихи-сәнгати инсталляцияне һәм бина террасасыннан шәһәрнең матурлыгын күрсәтәчәк.

фото: ТР Президенты сайты

Беренче экскурсияләр 1 сентябрь көнне,  16.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә уздырыла.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев