Логотип Идель
Яңалыклар

МИЛЛИ ШУРА: 2020 ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Ел азагында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре каршында нәтиҗә ясау гадәте яшәп килә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да, әлеге традициягә тугры калып, 2020 елга нәтиҗә ясалды.

Ел азагында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре каршында нәтиҗә ясау гадәте яшәп килә.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да, әлеге  традициягә тугры калып, 2020 елга нәтиҗә ясалды. Татарча мәгълүмат чаралары журналистлары белән 25 декабрьдә узган очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады.

фото: Татар-информ

Елның төп вакыйгалары дип ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллык юбилеен үткәрүдә, Русия төбәкләрендәге милли оешмалар белән берлектә,  БТК Башкарма комитеты һәм Милли Шураның катнашуын; 29 августта Казанда Милләт җыены уздыруны һәм әлеге чарада «Татарлар: гамәл стратегиясе» дигән мөһим документның кабул ителүен атады. Васил Гаптелгаяз улы Стратегиянең нинди әзерлек чоры үтүе хакында сөйләде.

«Без Татарстанның барлык районнарында, Русия төбәкләрендә булдык. Тәкъдимнәр тупланды». Инде, спикер әйтүенчә,  милләт тормышының бөтен  якларын колачлаган, татарлыкны һәм татар телен саклауда кулланма булырлык  бу документны тормышка ашырасы бар. «Татарлар: гамәл стратегиясе» идеологик мәсләгебез булса, аның  финанс  нигезен «2020-2023 нче елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча» дәүләт программасы кайгырта.

Чыгышта әйтелгәнчә, 2020 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе – Татарстан Президентын сайлауда  кабат Рөстәм Миңнехановның җиңүе, чөнки татар халкы Рөстәм Нургали улын Татарстан Президенты итеп кенә түгел, бөтен татар милләтенең башлыгы дип кабул итә. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына яңа җитәкче билгеләнүе дә – вакыйга. Мәгълүм булганча, 2002 елдан бирле БТК Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын биләгән Ринат Закиров урынына 2015 елдан бирле аның урынбасары булып эшләгән Данис Шакиров сайланды. Ринат Зиннур улы БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе булып калды. Р. Закировның эшчәнлеген спикер уңай яктан телгә алды.

«Пандемия  аркасында быел планнарга үзгәрешләр керде, - диде В. Шәйхразыев. – Мәсәлән, эшмәкәрләр форумы үткәрелмәде. Сабан туйлары баштарак туктатылып торды, ахырда онлайн форматта уздыруга күчтек».

Пандемиянең уңай ягы да булган. «Татарча диктант» акциясендә узган ел – 82 мең, аннан алда – 12 мең кеше катнашкан булса, быел диктантны 385 мең кеше язды. Киләсе елга бу сан 1 миллионнан да ким булмасын дигән максат куйдык. Без аны 3 көн дәвамында үткәрергә телибез», - диде В. Шәйхразыев. Аның фикеренчә, 7 миллион татар кешесе өчен 1миллион – чынга ашмаслык максат түгел.  

Быел «Җәлил укулары»нда катнашучылар арткан, 8 мең кешегә җиткән. «Чарада  Муса Җәлилнең татарча, русча гына түгел, башка телләргә тәрҗемә ителгән шигыре белән катнашырга мөмкин.Теләкләр зурдан: киләсе елга «Җәлил укулары»на 15 меңгә якын  катнашучыны җәлеп итәргә ниятлибез», диде Милли Шура рәисе һәм кыскача гына 2021 елга планнар белән таныштырды.

Бөтен татар милләте өчен иң җаваплы, әһәмиятле чара ул – Бөтенрусия халык санын алу.  Милли Шура рәисе быелгы җанисәптә электрон формада катнашу мөмкинлеге турында әйтеп үтте.

Тагын бер яңалык: БТК Башкарма комитеты каршында җанисәп кампаниясе уңаеннан юридик үзәк оеша. Мондый ихтыяҗ нидән килеп чыккан соң? Журналистлар белән очрашуда  әйтелгәнчә, кайбер төбәкләрдә вазгыятьтән үзенчә файдаланырга теләүчеләр бар. Шулай ук халык санын алу алдыннан төрле имеш-мимеш тә тарала икән.

«Халык санын алу вакытында «план» үтәгән халык санын алучылар планшетлар белән бүләкләнәчәк, дигән имеш-мимешләр булды. Әмма без конкрет фактлар белән генә эшлибез. Кем әйткән, исеме, вакыты – боларның барысы турында да без Гөлнара Сергеева җитәкләгән юридик фирмага хәбәр итәчәкбез. Бөтендөнья татар конгрессы аның белән махсус килешүгә кул куйды. Бу Русиядә иң абруйлы юридик оешмаларның берсе. Халык санын алу белән бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез, - диде спикер.

Васил Шәйхразыев 2021 елга  планнар турында сөйләгәндә татар милләтенең Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны, Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеен билгеләп үтәчәген әйтте.

Зур чаралардан Илһам Шакиров исемендәге премияне тапшыру тантанасы, 2020 елда Ташкентта үткәрелергә тиеш булып та, пандемия аркасында кичектерелгән «Татар кызы» конкурсы һ.б. аталды. БТК үткәрә торган традицион форумнар, гыйнвар аенда һәм декабрьдәге Милли Шура утырышлары да мөһим, тик аларның нинди форматта үтәсе, әлеге дә баягы пандемия аркасында, төгәл билгеле түгел.

Очрашу җанлы узды. Русиянең  кайбер  төбәкләреннән һәм чит илләрдән берничә журналист конференциягә  зум аркылы да кушылган иде.

Ахырда  журналистлар   Милли Шура рәисенә сораулар  бирде.  Матбугат вәкилләрен халык санын алуга әзерлек һәм үткәрү уңаеннан БТК эшчәнлеге,  Татарстаннан читтәге төбәкләрне татарча дәреслекләр белән тәэмин итү; чит төбәкләрдә эшләгән татар активистлары һәм журналистлары хезмәтенә түләү мәсьәләләре һ.б. кызыксындыра. «Идел» журналы вәкиле Васил Шәйхразыевтан Русия төбәкләрендәге милләттәшләргә Татарстанда чыга торган газет-журналлар җибәрүдә БТК тарафыннан ярдәм итү мөмкинлеген сорады. Чөнки татар милләтенең электән газет-журнал уку традициясе  көчле иде, йөзәрләгән мең булып чыккан тиражларның зур өлеше нәкъ менә Башкортстан, Үзбәкстан, Себер якларында һ.б. таралды. Ләкин 90 нчы елларда матбугат тарату системасы җимерелгәч, милләттәшләр татарча журналлар һәм китаплар укудан мәхрүм калды.  

Васил Шәйхразыевның җавабыннан күренгәнчә, бер җимерелгән матбугат тарату системасын яңадан кайтару җиңел түгел. «Авыл агаена да сыерын суйганнан соң малны яңадан асрый башлавы авыр.  Һәм проблема газет-журналга язылуның кыйбат булуында түгел. Укучыга китереп җиткерүдә тоткарлык зур, язылган газетны ала алмыйбыз, диләр.   Әйе, татарча басмаларны төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларга берәр нөсхәдә булса да җиткерергә тиешбез, төргәкләп китаплар җибәргәндә анда татарча журналлар да була. Бөтендөнья татар конгрессы бу мәсьәләдә һәрвакыт булышырга тиеш».

Очрашудан соң Васил Шәйхразыев һәм матбугат вәкилләре бергәләп истәлеккә фотосурәткә төште.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев