МИЛЛИ ШУРАНЫҢ ЯҢА ӘГЪЗАЛАРЫ КЕМНӘР?
Милли шура составына яңа кабул ителгән әгъзалар арасында Ленария Мөслимова, Ирада Әюпова, Илшат Гафуров та бар...
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли шура утырышы узды. Утырыш барышында 75 кешедән торган составка җитәкләгән вазифаларыннан китү, шулай ук бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез булу сәбәпле үзгәрешләр кертелде.
Вазифаларыннан китү сәбәпле Милли шура составына кабул ителгән әгъзалар түбәндәгедән гыйбарәт:
Туктаров Җиһанша Зиннәтулла улы – Пенза өлкәсе “Татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы рәисе;
Дәүләтов Илдус Ядкарь улы – Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе;
Дәүләтшин Альфред Әмир улы — Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле;
Салихҗанов Рамил Әхмәт улы – Түбән Новгород шәһәре Татар җирле милли-мәдәни мохтәрияте рәисе;
Салихов Радик Рим улы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих Институты директоры вазифаларын башкаручы;
Мөслимова Ленария Радик кызы – Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе.
Шулай ук исемлеккә өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гафуров Илшат Рәфкать улы, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Насыйров Ринат Хәмзә улы, Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Бәдгетдинов Марсель Рәсим улы һәм Калимуллин Рим Мөкамил улы Архангельск өлкәсе татар автономиясе җитәкчеседа кертелде.
Утырыш барышында бакыйлыкка күчкән Милли шура әгъзалары да искә алынды. Алар арасында Ганиев Эдуард Әнвәр улы (Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлек башлыгы), Гәрәев Мәхмүт Әхмәт улы (Армия генералы, хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы), Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы (“Чуашстан Республикасының милли-мәдәни татар автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе), Дебердеев Казым Шагазан улы («Партнер-Татарстан» Сәүдә Компаниясенең генераль директоры (с. Урта Әләзән), Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы (шагыйрь, журналист, поэт, журналист, сәяси эшлекле, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты).
Утырышның иң дулкынландыргыч һәм иң мөһим өлеше, Татар халкының үсеш стратегиясе документын тәкъдим итү булды. Аны шура әгъзаларына ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура әгъзасы Васил Шәйхразыев таныштырды. Бүген, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 13.00 сәгатьттә узасы Милләт җыенының пленар утырышында әлеге стратегик документлар — «Татарлар: гамәл стратегиясе» һәм «Стратегияне тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләр»е рәсми рәвештә кабул ителәчәк.
Чыганак: tatar-congress.org
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев