-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Миллион татар
"Әдәби марафон" проекты кысаларында Раил Гатауллин яңа журнал чыгара башлаган. Тиражы 999 данә.
Укучыларның журналны алуларына төгәл ике атна да үткән икән. Баш мөхәррир үзенең уй-кичерешләре белән бүлешә:
- Шушы 2 атна дәвамында 30 дан артык кешедән шәхси хат буларак һәм Ватсаппка уңай бәяләмәләр, рәхмәтләр кабул иттем һәм кабул итүне дәвам итәм. Кемгәдер журналның марафончылар иҗатына багышланган өлеше, кемгәдер балаларның фикерләвен үстерү өлеше ошаган. Уннан артык кеше сканвордны чишеп җавапларны юллады (бүген нәтиҗәләр ясап җиңүчене билгелибез!) Кемнәрдер промокодлардагы балларны туплап ял итәргә барырга һәм Тинчурин театрына бонуслар/ташламалар алды. Кемнәрдер мотивацион мәкаләләрне укып тагын да рухланды һәм уңышка ирешү юлында беренче адымнарын атлый. Ә кемнәрдер шушы ике атна эчендә уңышка иреште дә инде. Нәкъ менә алардан рәхмәт хатлары кабул итүе күңелгә бал да май булып ята.
«Миллион татар» исемле әлеге яңа журнал кварталга бер тапкыр чыгачак. Раил Гатауллин искәртүенчә, ул үз алдына максат куярга һәм аңа ирешергә теләгән алдынгы карашлы татарлар өчен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз