Логотип Идель
Яңалыклар

«Миллион татар» журналының ИКЕНЧЕ САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ!

"Миллион татар" журналының бу санында Данил Салихов, Сания Әхмәтҗанова, Айгөл Әхмәтгалиева, Илдар Сәгдәтшин кебек иҗади һәм зур уңышларга ирешкән шәхесләр белән әңгәмәләр дә урнаштырылган.

Бу шатлыклы хәбәр белән журналның баш мөхәррире Раил Гатауллин уртаклашты.

Журналның беренче саны #әдәбимарафон проекты кысаларында февраль аенда нәшер ителгән иде.

Журналның төп темалары

- иҗат, үзүсеш, камилләшү, уңышка ирешү серләре. Ул татар халкының элитасы һәм элитага керергә - уңышка ирешергә теләгән кешеләр өчен махсус әзерләнә һәм нәшер ителә.

"Миллион татар" журналының бу санында Данил Салихов, Сания Әхмәтҗанова, Айгөл Әхмәтгалиева, Илдар Сәгдәтшин кебек иҗади һәм зур уңышларга ирешкән шәхесләр белән әңгәмәләр дә урнаштырылган.

Журнал тышлыгында кем?

"Миллион татар"ның икенче санының тышлыгында әдәби әйдаман Алинә Сәмитованың фотосын урны алган, ә беренче битләрендә аның белән кызыклы әңгәмә урнаштырылган.

Бу санда без "тормыш балансы тәгәрмәче" нигезендә 1 айда тормышыңны кулга алып укучыны уңышлы кеше итә алырдай тренинг материал да урнаштырдык. Андый материаллар киләчәктә дә безнең журнал битләрендә төп урынны алачак! - ди Раил Гатауллин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев