Логотип Идель
Яңалыклар

Миллионга якын кеше - эшсез?!

Русиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 950 мең кешегә җиткән.

Русиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 950 мең кешегә җиткән. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Бүгенге көндә, безнең мәгълүматлар буенча, статистика 950 мең кешегә җитте, ягъни соңгы ай-ике ай, әлбәттә, үсеш динамикасын күрәбез", — диде ул.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы пандемия тәмамлангач, эшсез русиялеләрнең санын биш-алты миллионга кадәр арттыру мөмкинлеген карый.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин үзизоляция режимын 11 майга кадәр озайтты. 

inde.io

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев