Логотип Идель
Яңалыклар

«Милләтебез хәзинәләре»нең һәр көне үзенчәлекле узган

Быелгы сменаның географиясе шактый киң булган: “Милләтебез хәзинәләре”нә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Иваново, Мәскәү, Краснодар, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Кострома, Свердлау, Төмән, Тверь, Рязань өлкәләреннән балалар җыелган.

1-18 июньдә «Идел» Яшьләр үзәге базасында Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла торган “Милләтебез хәзинәләре” сменасы узды. Смена Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куя.

Быелгы сменаның географиясе шактый киң булган: “Милләтебез хәзинәләре”нә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Иваново, Мәскәү, Краснодар, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Кострома, Свердлау, Төмән, Тверь, Рязань өлкәләреннән балалар җыелган.


Балалар көн саен татар теле дәресләренә һәм вокал, бию, кул эшләре, ораторлык осталыгы, үзүсеш кебек иҗади остаханәләргә йөргән, үзләрен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы», «КВН» кебек бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында сынаган. “Милләтебез хәзинәләре”нең һәр көне үзенчәлекле: монда Туган тел көне дә, Халыклар бердәмлеге көне дә, Көлке көне, Дуслык көне дә һ.б узган.

Үткәрелгән чараларның һәрберсе балаларның сәләтләрен ачуга, аларда татар халкының милли яшәешенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятуга юнәлдерелә, дип хәбәр итә “Идел” яшьләр үзәге.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев