Логотип Идель
Яңалыклар

"Мин булдырам!" - татар телендә яңа шоу төшерәчәкләр

Төп критерий - барлык номерлар да татар телендә башкарылырга тиеш.

"Четыре татарина" КВН командасы вәкиле Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект башлап җибәрде. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «FLINT prod» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгы.

Тамашада сәхнәдә чыгыш ясарга һәм үзенең уникаль сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә, үзе яшәгән авылын, районын танытырга теләгән һәр балигъ булган гражданнар катнаша ала. Төп критерий - барлык номерлар да татар телендә башкарылырга тиеш.

Проектның номинацияләре: "Бию", "Вокал", "Оригиналь жанр" һәм "Фокус". Заявка кампаниясе 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен электрон почтага гариза бирергә кирәк (Хатның темасы итеп "Шоуда катнашырга телим" дип язарга!), исем, фамилия, әтисенең исемен һәм элемтә өчен номерны күрсәтергә. Заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларны съемкага чакырачаклар.

Катнашучылар иң талантлы башкаручы исемен яулау өчен үзара көч сынашачак. Проектның төп җиңүчесе 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова бәяләячәк. Шоуны алып баручы - татар эстрадасының популяр артисты Булат Бәйрәмов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев