Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
“Мин монда чит түгел!” - Ислам мәдәнияте музеенда таҗик рәссамы
Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда “Мин монда чит түгел!” күргәзмәсенең геройлары белән очрашулар дәвам итә. 16 февраль 13:00 сәгатьтә музей кунаклары Шокир Турдиев белән очрашачак.

Шокир - профессиональ тәрҗемәче, көнчыгыш белгече. Әфганстанда һәм Таҗикстанда озак еллар эшләгән. Әле күптән түгел генә ул гаиләсе белән Татарстанда күченеп кайтты, Казан каласында төпләнде. “Мин монда чит түгел!” күргәзмәсенең 25 герое арасында аның исеме дә аталган.
16 февраль көнне ул Әфганстанда ничек хезмәт итүе һәм Иранның танылган каллиграфларыннан дәресләр алуы турында бәян итәчәк, Таҗикстанда калдырылган картиналарның фотосурәтләрен күрсәтәчәк һәм Казанда оештырылган эшләр күргәзмәсе буенча экскурсия уздырачак. Тамашачыда бигрәктә фарсы шагыйре Фирдәүси портреты аеруча кызыксыну уята, ул Хьюстонда (АКШ) узган каллиграфия конкурсында беренче урынга лаек булган.
Очрашуда язмыш, гаилә, иҗат, гомер буе белем алу, көтү һәм үзгәрешләр турында сүз барачак. Шокир Турдиев ничек Казан кешесе булып китү серләрен дә ачачак. Музейга килүчеләрне үзенчәлекле бүләк тә көтә.
“Очрашу форматы - artist talk, аның беренче өлешендә рәссам бирелгән темага сөйли, үз фикерләре белән уртаклаша, ә икенче өлеше диалог, фикер алышуны күздә тота”, - ди Ислам мәдәнияты музее җитәкчесе Илнур Низамиев. - Безнең төп максат Татарстанга күчеп кайткан талантлы эмигрантлар белән таныштыру. Аларны үз җирлегебездә иркен хис итәргә, иҗатка ымландыруга булышу”.
"Мин монда чит түгел!" эзләнү-күргәзмәсе "Даһи урыны. Яңа туган якны өйрәнү" конкурсы лауреаты, ул "Россия мәдәният фонды" тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә тормышка ашырылды.
Фото: Kul-sharif.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз