-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Мин" тапшыруына атнасына алты-җиде гариза килә

ТНВ телеканалында баручы «Мин» тапшыруына март аенда бер ел булды. Димәк, әлеге тапшыруның тарихы барлыкка килде. ТНВ интернет-редакциясе тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова белән аралашты.
— Гөлназ, тапшыруга гаризалар күп киләдер. Катнашучыларны ничек сайлыйсыз?
— Атнасына алты-җиде гариза килә. Һәр кешенең үз тарихы, һәм әлеге тарихның үзенчәлекле булуы безнең өчен мөһим. Кемнеңдер язмышында кайгы булган, ә менә бер вакыт безгә шәхси бизнесы булган ханым килгән иде. Кешеләрнең язмышларының төрлелегенә шаккатам, һәм үземә гыйбрәт алам. Татарча белү - шарт. Руслар яза, ләкин алар турында без тапшыру төшермибез.
— Гаризаларның төрлесе бардыр. Берәр кызыгын искә төшерче.
— «Минем тешемне яматасым бар иде», — дип язганнар иде берсендә. Әйтер сүзем юк. Безнең тапшыру теш ямату белән шөгыльләнми бит. Күпләргә шалтыратмыйбыз, алар арасында үпкәләүчеләр бар.
— Бюджет кайдан аласыз?
— Иганәчеләр ярдәм итә. Мәсәлән, табибларга барып күренү мөмкинлеген, төрле алтын эшләнмәләр бүләк итәбез. Болар барысы да иганәчеләр ярдәме белән.
— Бу проекттан син үзеңә акча аласыңмы?
— Юк, бу шөгылем миңа акча китерми. Мин бит әлеге тапшыруны, үземне күрсәтер өчен, эшләмим. Тапшыруларның күбесендә җырчыларны, артистларны күрсәтәләр. Ә минем гади халыкны күрсәтәсем килә.
— Актуаль сорау: сездә төшәр өчен акча кирәкме?
— Юк! Берсендә шундый хәл булды: бер егет безгә әнисен алып килде. Ханым турында тапшыру төшергәч, ул: «Мин сезгә күпме тиеш соң?» — дип сорады. Бушка эшләвебезгә ышанмады — улы түләгәндер дип уйлады. Тагын бер кабатлыйм: бездә төшәр өчен акча кирәкми.
— Командаңны ничек туплыйсың?
— Башка кешенең профессионал булуына ышанырга тиешмен. Гадәттә аларны үземдә сынап карыйм. Һәм, әлбәттә, төп шартларның берсе — татар телен белү! Безнең тапшыруыбыз бары тик татар телендә генә бара.
— Ни өчен тапшыру «Мин» исемен йөртә?
— Үз-үзенә ышанган, үзен яраткан һәр хатын-кызның «мин"е булырга тиеш. Һәр хатын-кыз 100% итеп: «МИН!» — дияргә тиеш. Безнең командада психология белгече дә эшли. Ләкин катнашучылар арасында, тапшырудан соң бер-ике ай үткәч, безнең янга нинди килгәннәр, янәдән үзләренең образларына кире кайтучылар бар.
— Төп геройга сез ясаган образ ошамаган очраклар бармы?
— Әйе, була, чөнки кеше әлегә ияләшмәгән. Хәзер менә мин сине башкачарак киендереп куйсам, сиңа да ошамаска мөмкин. Ләкин безнең командада профессионаллар эшли — шуны истә тотыйк. Бер хәл сөйли алам: берсендә бер ханымның чәчен кистек. «Кайтып еладым», — ди. Соңыннан эшкә барган да бу, бер тапкыр аңа елмаеп караганнар, икенче тапкыр матур булуын әйткәннәр. Икенче көнне кып-кызыл помада буяп (безнең команда кешесе аңа киңәш иткән иде), эшкә барган. Менә: «Мин», — дигән ул ханым. Димәк, тапшыруыбызның максаты үтәлгән.
— Ни өчен бу типтагы тапшыру чыгарырга булдың?
— Хатын-кызларыбызны күзәтәм. Бездә хатын-кызлар үз-үзләрен яратып бетермиләр. Ирем үлде, башка кайгы булды… Сез кемнән ким соң?! Һәр хатын-кыз үзенчә матур, шуны күрсәтәсем килә минем. Бары тик хатын-кыз үзен яраткан очракта гына, аңа башкалар да тартылачак.
ФОТО: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз