Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    "МИН -ТАТАР, ЧӨНКИ..." КОНКУРСЫ ТӘМАМЛАНДЫ

    Бөтендөнья татар конгрессы үзенең инстаграм битендә “Мин-татар, чөнки…” конкурсын уздырды. Ул Бөтенроссия халык санын алу чарасы кысаларында уздырылды. Бәйгегә старт  2021 елның 15 нче октябрендә бирелде һәм  14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте.

    “Мин-татар, чөнки…” конкурсында 148 кеше катнашты. Алар арасында Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Һәркем инстаграмга урнаштырылган видеоязмада үзенең татар булуын кылган гамәлләрен мисалга китереп дәлилли, шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар.

    Реклама

    Конкурсның иң яхшы 10 видеоязма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 25 нче ноябрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын уздыру вакыты һәм урыны аерым хәбәр ителәчәк.

    Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!