Логотип Идель
Яңалыклар

“Мин әти булырга әзер түгел”. Ни өчен кызлар аборт ясата?

Әйтелмәгән сүз иң начар дошманыңнан да куркынычрак. Пычакка караганда сүз белән күбрәк яраларга мөмкин. Сүз кеше гомерен өзә дә өзә ала. Йөккә узып, егетләренә бу хакта әйтергә курыккан кызлар һәм яраткан кешеләренең аборт ясатканнарын белгән егетләрнең хис-кичерешләре турында сүз барачак бу язмада. 

Әйтелмәгән сүз иң начар дошманыңнан да куркынычрак. Пычакка караганда сүз белән күбрәк яраларга мөмкин. Сүз кеше гомерен өзә дә өзә ала. Йөккә узып, егетләренә бу хакта әйтергә курыккан кызлар һәм яраткан кешеләренең аборт ясатканнарын белгән егетләрнең хис-кичерешләре турында сүз барачак бу язмада. 

Бер әйтелмәгән сүз, әйтелмәгән җөмлә бөтен тормышны астын өскә китерергә мөмкин. Еш кына кешеләр күңелендә булганын әйтергә куркалар һәм тормышларында иң мөһим урын алып торган әйберне югалталар.

“Белгән булсам, мин бит өйләнә идем”

Геройларым исемнәрен үзгәртергә үтенде. Сәлим белән Алия биш ел очрашып, шул биш елның ике елын бергә яшәгән. Әти-әниләре никахсыз торуга каршы булса да, яшь парның үзләренчә яшәп карыйсы килгән. Сәлим бүлмә өчен түләргә акча эшләгән. Алия укытучы булырга укыган. Алга таба алар үзләренең өйләрен булдырырга теләгән.

“Минем акча гына җитми иде. Зина кыласыз дип әти-әнидән ярдәм булмады. Бөтен әйберне үзебезгә алырга туры килде. Алия өчен тырыша идем. Аның әле укыйсы бар. Зур өй турында хыялланам. Әти-әниләрне генә аңламыйм. Хәзер элекке заман түгел бит инде. Кешене белми генә өйләнеп булмый. Бергә торып карарга кирәк”, — дип сөйләде Сәлим.

— Сез ничек бергә яшәргә булдыгыз?

— Әти-әни янына кыз алып кайтасым килмәде. Аның алар белән тора алмаячак икәнен аңлый идем.

— Ничек инде бергә тора алмыйлар? Аңлатып китче.

— Әни белән әти кырыс. Алар элеккечә фикер йөртә. Без яңа заман кешеләре икәнне аңламыйлар. Алияне башта өйгә алып кайтасы идем, бергә яшәргә теләгәнемне әйттем. Алар өйләнергә кирәклеге турында әйттеләр. Берсе дә безнең яшәп карарга, бер-беребезне белергә теләгәнне аңларга да теләмәде.

Ике ел бергә яшәдек. Акча җитми иде. Кыз ягыннан да бернинди ярдәм булмады. Безгә булышмасалар да, ике яктан да әти-әниләр дуслашып бетте. Өйләнешергә өндәделәр. Ә мин теләмәдем. Өйләнү ул — бик зур эш. Ничек инде мин үземә хатынны бер дә торып карамыйча алыйм ди?

— Ә Алия өйләнергә теләмәвеңне ничек кабул итте?

— Аның гаилә корасы килде. Ул мине өйләнер дип көткәндер инде. Берничә тапкыр бу темага кагылган сөйләшү булды. Ләкин минем ачу чыкканын аңлап, бәйләнмәскә тырышты.

— Аборт ясатканын кайчан белдең?

 Ул миңа турыдан туры әйтмәде. “Вконтакте” челтәрендә генә язды. Эштән кайттым, Алия юк. Киемнәре дә. Телефонына шалтырата башладым. Ул өзеп куйды. Телефоныма смс килде. “Мин синнән йөкле идем. Бүген аборт ясаттым. Син үзгәрмисең. Өйләнмисең. Мин гаилә телим. Хуш" дигән. Белгән булсам, мин бит өйләнә идем. Ул безнең балабызны үтерде. Миннән рөхсәт тә сорамады. Әгәр дә безнең әти-әниләр булышкан булсалар, бәлки аборт ясатмаган да булыр иде. Ул минем акча җитмәс дип уйлап, курыккандыр инде.

— Аборт ясатканын белгәч нинди хисләр кичердең?

— Югалып калдым. Күңелемдә авырлык иде. Әле тумаган да бала. Мин әти булырга әзер идем. Ләкин, Алия әз генә көткән булса. Булмады шул. Язмагандыр инде...

“Мин әти булырга әзер түгел”

Азат белән Зөлфиянең өйләнешкәненә ике ел. Ике капма-каршы карашлы булган кешеләрнең тормышы бергә бәйләнүе сәер булды миңа. Зөлфия кечкенәдән күп балалы гаилә кору турында хыялланган. Азат, балаларның елаганын ишетсә дә, ачуы чыгып китә торган булган. Кешене я яратасың, я юк диләрме әле. Бу очракта да аларны тормышларын бергә бәйләргә нәрсә этәргәндер, анысын мин белмим. Ике ел бергә бер-берсен аңлап яшәгән яшь пар, хәзер аерылышырга уйлаган.

“Мин Зөлфиягә алдан ук әйттем. Мин әти булырга әзер түгел. Балаларга каршы булдым. Ул ризалашты. Без өйләнештек. Минем әйбәт эшкә урнашасым килде. Күп эшләдем. Зөлфиягә вакыт калмый иде. Бер ел торганнан соң ул бала турында сөйләшә башлады. Мин каршы чыктым. Саклану чарасыз йоклаган булмады. Ул миңа үпкәли иде. Ләкин, бала теләмәгәч, мин үз-үземә каршы барырга теләмәдем. Зөлфия сүзне тыңламады. Миңа каршы чыкты. Яшереп, саклану чараларын инә белән тишкән булып чыкты. Йөккә узганы хакында әйтте. Мин аборт ясат дидем. Эштән болай да арып кайтам. Миңа йокларга бирмәгән, көн-төн акыручы бара кирәк булмады”, — дип сөйләде Азат.

— Сине тыңлап аборт ясаттымы?

— Юк. Баланы калдырырга булды. Мин үз хатыным белән башкача тора алмыйм. Аңа миннән бала гына кирәк булган. Алиментларны түләрмен. Ләкин бала үстерү минем планда юк.

“Иремне яратмый чыктым, аннан бала табасым килмәде”

Рәзинә иренә яратмыйча кияүгә чыккан. “Ирем гаиләбезнең дусты иде. Әтиләр аңа чык, син беркемгә дә кирәк түгел, ул белгән кешебез, ач булмассың, сине кулында гына йөртер диде. Мин каршы килмәдем. Кияүгә чыкканда бик нык таза идем. Кеше миңа карамас, кияүсез калырмын дип уйладым. Кияүгә чыкканда 100 кг идем. Өч ел эчендә 50 кг га ябыктым. Ул минем яныма килгәндә дә эчемдә бөтен нәрсә кысыла иде. Үпкәндә күзләремне йомдым. Күңелемне болгатты. Миңа кагылса, качасы килә иде. Әти-әни чыккач тор диделәр. Юләр булганмын бит. Үз–үземә ышанмадым. Иремә хисләремне күрсәтмәскә тырыштым. Ул чыннан да әйбәт кеше булды. Авыр сүз әйтмәде. Сүз тидермәде. Минем таза булганым да аңа ошый иде. Төннәрен көчкә түзеп, ирем йокыга киткәнен көтә идем дә ашханәгә чыгып, тешләремны кысып елый идем”, — дип сөйләде Рәзинә.

— Балага узганыңны белгәч нишләдең?

— Кәефем еш китә башлагач, табибка бардым. Шунда йөкле икәнемне белдем. Миндә шок иде. Яратмаган кешемнән бала табасым килмәде. Миңа кагылганда да түзә алмаганны, бу кешедән бала алып кайтасым килмәде. Мин ул баланы ярата алмас идем. Үземнең дә тормышым бар. Мин аерылышырга булдым. Йөкле икәнемне белгән булса, ирем мине җибәрмәс иде.

— Үкенмәдең?

— Юк. Баланы яраткан кешедән генә табачакмын. Минем барысы да алда.

Дини яктан бу проблемага ачыклык кертәсем килә.

“Аборт динебездә бер генә очракта рөхсәт ителә ала. Әгәр дә баланы алдырмасаң, әнисе үләргә мөмкин булу очрагында гына. Башка очракларда баланы Ходай биргән бүләк итеп кабул итәргә кирәк. Дөньяда күпме хатын-кыз бала таба алмый елый. Алар барысын да бирер иде, ә бала юк. Әгәр әни кеше баласын үтерсә, ул бөтен дөньяны үтергән кебек санала. Бала авыру булу очрагы булса да, дога кылырга кирәк. Табиблар йөз процент бу бала авыру туачак дип әйтә алмый. Әйе, бездә техника бик алга киткән. Ләкин, бала өчен дога кылып, аны көтәргә кирәк. Бала өчен бөтен дөньяны бирергә әзер торган бәхетле ана булырга кирәк”, - дип сөйләде "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Бу “мәхәббәт тарихлары” миндә ниндидер аңлата алмаслык бер хис калдырды. Кешеләрне күбрәк белгән саен, бу дөньяда ни генә булмый дип аптырыйсың. Аборт проблеманы чишү юлы түгел, миңа калса. Аборт ясату, йөклелек булу фактын юкка чыгармый. Дөньяга аваз да салмаган баланы ничек инде юк итеп була? Тормыш булгач, төрле очрак була, сүз дә юк. Ләкин, җаваплылыктан куркып кына кеше гомерен өзү дөрес түгел. Әллә бер дә баланы кулына алып, иркәлисе, кечкенә генә кулларыннан үбеп, үз баласының исен тоясы килмәде микән бу кызларның? Белмим. Әти-әни ялгышына баланың гаебе юк. Һәр кешенең үз юлы, үз фикере, ләкин миңа әле туарга да өлгермәгән бала кызганыч. Әгәр дә тормышларында бер тапкыр да баланы кулларына аласы килмәгән, Ана булу турында хыялланмаган кызлар бар икән, миңа аларны жәл. Жәл... 

Россиядә абортлар: статистика

 

Статистика абортларның саны кими баруын күрсәтә.

 

1990 елда илдә 4 миллион 103 мең аборт ясаткан булсалар, 2005 елда бу сан 1,5 миллионга калган. 2018 елда исә 567 мең аборт теркәлгән. 

 

Россия кануннары буенча, 12 атнага кадәр һәр хатын-кыз бушлай аборт ясатырга хокуклы. Җитди сәбәпләр булганда (баланы тәрбияли алмау, көчләү) бу срок 22 атнага кадәр арта. Сәламәтлеккә куркыныч тудыру очрагы булганда, чикләүләр юк.

 

Табибны беркем дә аборт ясатырга мәҗбүр итә алмый (медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән очраклар искәрмә булып тора).

intertat.tatar/

Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев