Логотип Идель
Яңалыклар

"Мин – үземчә, син үзеңчә" булмасын!

Гаиләдә «мин үземчә, син үзеңчә» дигән нәрсә булмаска тиеш. Дин ягыннан ул ярамый да. Әйе, ир-ат табучы, тәэмин итүче. Тик бөтен өйне карау, өйгә җан өрү – хатын җилкәсендә.

Гаиләдә «мин үземчә, син үзеңчә» дигән нәрсә булмаска тиеш. Дин ягыннан ул ярамый да. Әйе, ир-ат табучы, тәэмин итүче. Тик бөтен өйне карау, өйгә җан өрү – хатын җилкәсендә. Хәтта кибеткә кереп ипи алганда да хатының белән киңәшеп алу тиешле. Мондый вак нәрсәләрне дә сөйләшеп алыгыз.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә бит, өч очракта алдарга ярый – шуның бер очрагы хатынга. Мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү өчен, хатыныңның күңелен күтәрү өчен. Әйтик, ире, кибеткә барабыз, дип сөйләшеп тә, вакыты булмый эштән соңарып кайтты, ди. Бер шоколад булса да, ал инде. Гәрчә көне буе эштән баш күтәрергә вакыт булмаса да: «И матурым, шушы шоколадны юллап йөрдем сиңа», – диген. Хатыннарыгызның күңелен төшермәгез. Аларның күңелен Ходай бик нечкә итеп яраткан.

Төп нәсыйхәт шул: арагызга гайбәт кертмәгез. Урамда, эштә, дуслар арасында сөйләнелгән чүпне өйгә алып кайтуның кирәге юк. Ә өйдә булган – урамга чыкмасын. Пешергән ашыңны ирең ашамаса, елап әниеңә шалтыраттың, ди. Ярты сәгатьтән дуслашып, кочаклашып йоклап ятарсыз, ә әни кеше ут йотачак. Төне буе керфек тә какмаска мөмкин. Гаиләдән яхшы хәбәрләр генә чыксын. Җәмгыять ачулы, көнче, күз тидерүләр бар. Шуңа күрә гаиләләрегезне дога, намаз белән сакласын. 

 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев