Логотип Идель
Яңалыклар

МИҢНЕХАНОВ КНИТУ БИНАСЫНДА ТАВЫШ БИРДЕ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көзге сайлауда катнашты. Ул үз тавышын КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көзге сайлауда катнашты. Ул үз тавышын КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты сайлауда хатыны белән бергә тавыш бирде», - диде ул.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлау, шулай ук ике округ буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар уза. Казан халкы, республика җитәкчесеннән тыш, Казан шәһәре Думасы депутатларын да сайлый.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: сайлаулар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев