Логотип Идель
Яңалыклар

Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүмат җиткерүне көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерүне активлаштырырга йөкләде

Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте яза.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

17 муниципалитетта янгын вакытында һәлак булганнарның саны арту күзәтелә, диде Рафис Хәбибуллин. «Ел башыннан Татарстанда 15 янгында төркемләп үлү очрагы булды. Барлыгы утта 36 кеше һәлак булды», - диде ул киңәшмәдә.

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика җитәкчелеге социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне йорт биләмәләрендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру тәкъдимен хуплады.

Бер аппарат якынча 250 сум тора. Бүгенге көндә муниципаль районнарда 6 377 йорт биләмәсендә 12 291 җайланма урнаштырылган. Татарстан Президенты «Татмедиа»га янгынга каршы куркынычсызлык, шулай ук янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштыру турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча өстәмә эш башкарырга йөкләде.

«Бу андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197061/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев