-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
«МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ
"Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенгесе турында Википедия мәкаләләрен туплау һәм күбәйтүгә багышланган тематик марафон.
Әлеге бәйге 2020 нче елның 15 декабереннән 2021 нче елның 31 гыйнварына кадәр уза. Яңа проект ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән башкарылган системалы хезмәттәшлек кысаларында туды һәм татар телле контентны үстерүгә ярдәм итәчәк, ди бәйгенең оештыручысы һәм жюри рәисе Фәрһад Фәткуллин.
Бәйгедә мәктәптә укучы балалардан башлап олы буын вәкилләре дә катнаша ала. Катнашучылар татарча Википедиягә моңарчы кертелмәгән Татарстанның географик, тарихи, мәдәни һәм башка заманча феноменнар турында белешмә-энциклопедик эчтәлек булдыруга өлеш кертә алачак. Дүрт яки аннан күбрәк квалификацион мәкаләне тәкъдим иткән катнашучыларга акчалата бүләк каралган. Приз фонды 200 мең сум.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз