Логотип Идель
Яңалыклар

МИНЕМ ТУКАЙ

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (@kazanfederaluniversity) #МИНЕМТУКАЙ дип аталган флешмоб уздыра.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (@kazanfederaluniversity) #МИНЕМТУКАЙ дип аталган флешмоб уздыра. Бу турыда институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Әлеге чара республикабызда билгеләп үтеләчәк Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көне уңаеннан оештырыла.

16 нчы апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк флешмобта катнашырга теләүчеләр:


Тукай әсәрләрен укуларын видеога төшереп, Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтларында #МИНЕМТУКАЙ һәм #МОЙТУКАЙ хештегы белән урнаштырырга тиеш булалар.

Г.Тукайның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен төрле телләрдә укырга мөмкин; 

 Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган жыр яки инструменталь әсәрләрне башкаруның видеоязмасы элергә мөмкин;

Г. Тукай әсәрләренә яки аның әсәрләре нигезендә ясалган иллюстрацияләр; шагыйрь әсәрләре буенча иҗади эшләрнең (рәсем, арт-объектлар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һ.б.) фотолары яки сканнары да куела ала.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат:

- видео/сурәт горизонталь форматта төшерелергә тиеш;
- видеоны/сурәтне Инстаграм социаль челтәрендәге үз аккаунтыгызда аерым пост итеп урнаштырырга кирәк (катнашучының профиле ачык булу - мәҗбүри шарт);
- видеоязманы/сурәтне тасвирлаганда, #МИНЕМТУКАЙ һәм #МОЙТУКАЙ хештегын күрсәтү мәҗбүри;
- Казан федераль университеты (@kazanfederaluniversity), Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (@ifmk.kfu) профильләрен билгеләп үтәргә кирәк;
- постның тасвирламасында яки видеоның үзендә әсәрнең авторын һәм чыганак телдә исемен күрсәтү сорала;
- видеоның озынлыгы 3 минуттан артмаска тиеш; 
гомуми белем бирү оешмалары укучыларына уку йортларының исемен күрсәтү шарт.

Флешмобның генераль партнерлары:
- “Татарстан Яңа гасыр”,
- “Татарстан” дәүләт телерадикомпаниясе”,
- КФУның “УниверТВ” телевидениесе;
- "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы;
- "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Иң яхшы эшләр КФУның һәм партнерларыбызның медиа-платформаларында урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк .

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: флешмоб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев