Логотип Идель
Яңалыклар

«MINGAZOV» татар кавер-төркеме "Евровидение"гә барырга җыена

Бүген «MINGAZOV» татар кавер-төркеме журналистлар белән очрашу үткәрде. 2022 елга планнары, «Евровидение»гә бару теләге һәм беренче альбом чыгарулары турында сөйләделәр.

Бүген «MINGAZOV» татар кавер-төркеме журналистлар белән очрашу үткәрде.  Алар 2022 елга планнары, «Евровидение»гә бару теләге һәм беренче альбом чыгаруы турында сөйләде.

«2022 елга планнар зурдан. Быел беренче альбомны ясый башладык. Безнең максат — халык җырларының хәзерге аранжировкада ничек яңгыравын күрсәтү. Альбомга 15 ләп җыр тупларга уйлыйбыз. Анда милләтнең горурлыгы булып саналган җырлар керәчәк», — дип сөйләде төркемнең продюсеры Роман Тушев. - Мөмкинлек булса, без Татарстанны «Евровидение“да тәкъдим итәргә телибез. Татар мәдәниятен шундый зур аудиториягә чыгарасы килә. Кайчан барырбыз — белмим, әмма теләк бар. Әзерлекне быел ук башларга исәп».

Шулай ук ул Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны күрсәтергә теләвен дә әйтте.

Мин Хәния Фәрхи репертуарыннан берәр җырны анда күрсәтергә теләр идем. «Әлдермеш» яки «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» җырларын. Һәр кешенең күңелендә булган материал белән анда эләгәсе килә», — дип сөйләде ул.

Төркем солисты сүзләренчә, быел Россиянең төрле төбәкләрендә чыгышлар көтелә. «Санкт-Петербург, Кырым, Әстерхан, Төркиягә барырга телибез. Мәскәүдә узачак Сабантуйда чыгыш ясау теләге дә бар», — диде Ильяс Миңһаҗев.

 

Фото: социаль челтәрдән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев