Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БҮГЕНГЕ СТАТИСТИКА (6 АВГУСТ) Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. 7 кешене хастаханәгә салганнар, 23е дәвалануны өендә уза.
      75
      0
      0
    • БАЛАЛАР ӨЧЕН БЕТ БАЗАРЫ 8 августта нәни казанлылар өчен үзенчәлекле чара планлаштырыла. Әмма кеше саны бик чикләнгән…
      128
      0
      0
    • 3,5 ТОННА КОРБАН ИТЕ ӨЛӘШЕНГӘН Быел да Татарстанда Корбан бәйреме уңаеннан шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды.
      102
      0
      0
    • «ГЛАГОЛИЦА» БӘЙГЕСЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАРЫ: «ТАТАРСТАННАН ЭШЛӘР КҮБРӘК БУЛСЫН ИДЕ!» Бүген «Глаголица» бәйсез әдәби премия оештыручылары һәм катнашучылары белән матбугат конференциясе булып узды. Быелгы конкурска нинди үзгәрешләр кергән һәм оештыручыларны, жюри әгъзаларын нәрсә борчый икән?
      155
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1768
      0
      6

    МИНИМАЛЬ БАЛЛАРНЫҢ КҮЛӘМЕ БИЛГЕЛЕ

    Абитуриентларга 2021 елда югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Шул хактагы боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарган. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

    «2021/2022 уку елында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы белем бирү оешмаларында югары уку йортына кабул итү үткәрелә торган белгечлек яки әзерлек юнәлешенә тәңгәл килгән гомуми белем бирү предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы балларының минималь күләме кушымта нигезендә билгеләнгән күрсәткечтән түбәнрәк булмаска тиеш», - диелә хокукый акт проектлары федераль порталында.

    Әйтик, 2021 елда абитуриентлар, Россия югары уку йортларына керү өчен, рус теле, әдәбияты һәм географиядән ким дигәндә – 40; математика, физика, биология һәм химиядән – 39; җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 44, чит телләрдән 30 балл җыярга тиеш.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу