Логотип Идель
Яңалыклар

МИНИСТР ӘТИЛӘРНЕ КОТЛЫЙ!

Илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, гаиләдә балаларны һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудыру гаилә башлыгының актив катнашуыннан башка мөмкин түгел.

Министр Эльмира Зарипованың Әтиләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталыкның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Федерациясе Президенты указы белән 2021 елда беренче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа дата октябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә.

Илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, гаиләдә балаларны һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудыру гаилә башлыгының актив катнашуыннан башка мөмкин түгел. Нәкъ менә әтиләр үсеп килүче буын өчен намуслылык һәм батырлык үрнәге булып торалар, балада ватанпәрвәрлек, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе формалаштыралар.

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча социаль әһәмиятле чаралар гамәлгә ашырыла, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату һәм популярлаштыру буенча мәдәни, спорт, ял, мәгълүмати-агарту чаралары оештырыла. Ай саен алимент йөкләмәләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көннәре үткәрелә.

Алар шулай ук әти кешеләрнең игътибарын бала тормышында катнашу кирәклегенә юнәлдерергә тиеш.

Әтиләр көне, һичшиксез, республикада яңа традицияләргә башлангыч бирәчәк, онытылган гаилә традицияләрен торгызырга ярдәм итәчәк.

Хөрмәтле ир-атлар, әтиләр һәм бабайлар!

Сезне Әтиләр көне белән котлыйм һәм балаларга һәм гаиләләргә ныклы терәк булганыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек телим.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм

социаль яклау министры Эльмира Зарипова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев