-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Минтимер Шәймиев: "Марат Хөснуллинны Мәскәүгә чакырулары очраклы түгел"
Күптән түгел Мәскәү мэры урынбасары булып эшләгән Марат Хөснуллин Россиянең вице-премьеры булды.
Марат Хөснуллин мэриядә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләрен алып бара, ул сәясәткә килгәнче бизнес белән шөгыльләнгән. Марат Хөснуллин җитәкчелек иткән вакытта республикага зур күләмдә федераль инвестицияләр җәлеп ителде. 21 гыйнварда Россия премьер-министры Михаил Мишустин Президент Владимир Путинга Хөкүмәтнең яңа составын тәкъдим итте. Ул Россия Президенты тарафыннан Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны тиз арада тормышка ашыруга керешергә кирәк, - дип ассызыклады.
“Беренче чиратта бу – ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, балалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның керемнәрен арттыру, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә сыйфатлы хезмәт”, - диде ул.
Марат Хөснуллинның тәҗрибәсе төзелеш тармагын үстерү өлешендә Россия хөкүмәте алдына куелган мәсьәләләр хәл ителәчәгенә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
“Марат Шакирҗан улы бик катгый җитәкче. Аның Мәскәүдә хәл ителгән мәсьәләләре Хөкүмәт алдына куелган төзелеш тармагы, региональ үсеш өлкәсендә куелган бурычлар тормышка ашырылачагына мөмкинлек бирә”, - диде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, Марат Хөснуллин министр булып эшли башлагач, Татарстанда төзелеш көчләре җитмәгән. Хәзер республикада күп кенә бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче төзелеш индустриясе, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру булдырылган. Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек масштаблы проектлар гамәлгә ашырылган. “Марат Хөснуллин Татарстанда бик зур тәҗрибә туплады. Шуңа күрә аны Мәскәүгә чакырулары да очраклы түгел. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча зур үзгәрешләр булганын күрәбез, бу өлкәдә аның өлеше зур, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын, урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды.
чыганак: tatar-inform
Фоточыганак: http://krpress.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз