-
ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ НӘЗАРӘТНЕҢ ТӨП ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.
-
Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган бит! Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди.
-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
Биология укытучысы укучысы белән йоклап йөргән... Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар.
-
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләрендә чыгыш ясады Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт ансамбле тамашачыга “Мирас”программасын тәкъдим итте.
-
Теш куйдырырга баргач, табибка ялган акчалар түли Теш табибы бу кешене суда бирә...
-
Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән.
Минтимер Шәймиев укытучылар әзерлеге белән танышты

19 март көнне Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан (Идел буе) федераль университетының педагогик белем бирү юнәлеше үзенчәлекләре белән танышты.
Әлеге очрашуда Дәүләт киңәшчесе полилингваль белем бирү тирәлеге өчен яшь белгечләрне әзерләү системасы белән якыннан танышты. Казанда Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән белем бирү оешмасы төзелү эшләре башланды. Әлеге мәктәптә укыту өч телдә алып барылачак – татар, рус һәм инглиз телләрендә. Моннан тыш, мәктәп эченә балалар бакчасы, мәктәп-интернет та керәчәк. Полилингваль мәктәпнең ачылуы 2020 елның 1 нче сентябренә планлаштырылган.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев тырышлыгы белән борынгы ата-бабаларыбызның изге җире булган Болгар һәм Зөя шәһәрләренә яңа сулыш өрелде. Бүгенге көндә әлеге урыннар ЮНЕСКО оешмасы мирасына кертелгән. Хәзер исә дәүләт киңәшчесе сәнгать өлкәсеннән мәгариф өлкәсен ныгытуга кереште. Яңа буын өчен полилингваль мәктәп ачу теләген ул 2018 елның ахырында белдергән иде. Әлеге яңа комплекска Минтимер Шәрипович “Адымнар – к знаниям и согласию” исемен тәкъдим итә.
Рания Гыйлемханова, КФУ студенты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз