Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Минзәлә театрына яңа баш режиссер билгеләнде

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына бүгеннән баш режиссёр итеп Булат Бәдриев билгеләнде.

    «Яңалыкны Минзәлә театры коллективының җәйге яллардан соң уздырылган беренче гомуми җыелышында театр директоры Илнур Гайниев игълан итте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Булат Бәдриевне иҗади труппа бик җылы каршы алган.

    Булат Бәдриев Минзәлә театры коллективы өчен яңа кеше түгел. Ул бу театрның данлыклы артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләрнең улы. Быел ул театрда чакырылган режиссер буларак Аманулланың «Көзге кырау» пьесасы буенча «Көзге кырау» спектаклен чыгарган иде.

    Реклама

    Булат Бәдриев 1971 елның 8 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Биредә 1996- 2003 елларда баш режиссер булып эшләгән. Төрле елларда А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында, М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрларында хезмәт куйган.

    Театр режиссеры Дамир Сәмирханов та театрда режиссер булып эшләвен дәвам итә. Ул бу театрда 2009 елдан бирле эшли

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!