-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ӘМИР КАМАЛИЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ МУЗЕЙ АЧЫЛДЫ
Апас районының Шыгай авылы клубында танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды.
Бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлеге белән ачылган музейда аның шәхси истәлекләре — сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алды. Бу турыда Апас районы басмасы хәбәр итә.
Әмир Камалиев исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, узган елның 29 июнендә аның йөрәге тибүдән туктады. Туган авылында аның 60 яшьлек гомер бәйрәме дә якты хәтер чарасы буларак узды.
Бирегә килгән кунаклар Әмир Камалиевның каберенә зиярәт кылды, аны олы хөрмәт белән искә алып, чәчәкләр салдылар. Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Камалиевның каберенә мәрмәр кабер ташы куелды, дип языла хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз