Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Мисырга юллар ачылачак!
Киләсе елдан Русиялеләр яңадан Мисырга оча алырга мөмкин. Ел башында Илбашы анда эш сәфәре белән очарга планлаштыра.
Бу хакта Русия Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус вәкиленә, Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы урынбасары Михаил Богдановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Пирамидалар иленә очышлар 2015 елның ноябрендә, теракт аркасында тукталган иде.
Мәскәү һәм Каһирә «үз вакытында» елына ике тапкыр Русиядә һәм Мисырда саммитлар үткәрү турында килешкән булган. Киләсе очрашу 2020 елда Мисыр җирендә булырга тиеш. Шул сәбәпле, тиздән Мисырга авиаочышлар яңартылырга мөмкин.
Русия туристлары өчен бу бик әйбәт яңалык булыр иде.
Чыганак: news.rambler.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз